«ГЛАГОЛИЦА» БӘЙГЕСЕ БАШЛАНДЫ

7 апреля 2026 г., вторник

«Глаголица» бәйгесендә катнаш – хыялыңа юл ач!

«Счастливые истории» хәйрия фонды «Глаголица» XIII халыкара бәйсез әдәби премиясен башлап җибәреп, 13–17 яшьлек егет-кызларны татар телендә проза һәм поэзия номинацияләрендә катнашырга чакыра.

Финалистлар 2026 нчы елның 30 сентябреннән 5 нче октябренә кадәр Казан шәһәрендә узачак әдәби сменага чакырылачак. Әдәби сменада мастер-класслар, иҗади очрашулар, мәдәни чаралар узачак. Нәтиҗәдә, 8 номинациядә 11 җиңүче билгеләнәчәк.

Төп приз – «Бәллүр ябалак» һәм планшет оту мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз. Бүләкләү тантанасы Салих Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында узачак, сәхнәдә Казанның La Primavera камера оркестры чыгыш ясаячак. Тантананың алып баручысы Россиянең атказанган артисты Сергей Чонишвили.

РФ Мәгариф министрлыгының 2025 елның 31 августындагы карары нигезендә «Глаголица» бәйгесе югары уку йортларына кергәндә исәпкә алына, шул исәптән җиңүчеләргә БДИгә өстәмә балл бирелә торган олимпиадалар һәм конкурслар исәбенә кертелгән.

Премия илчесе - Россия Федерациясенең атказанган артисты, театр, кино һәм телевидение актрисасы Нонна Гришаева.

Конкурста катнашу өчен 2026 елның 15 июненә кадәр www.glagolitsa-rt.ru сайтында теркәл һәм әсәреңне калдыр. Катнашу бушлай. Сезгә уңышлар теләп, әсәрләрегезне көтеп калабыз!

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International