Фоат Сәйфелмөлеков 1916 елның 16 июлендә Ташкент шәһәрендә туган. Бик сәләтле бала була: башта – татар, аннан рус мәктәбендә укый, яшьтән үк татар һәм рус, үзбәк, казах, кыргыз телләрендә сөйләшә. Физика белән математиканы ярата. 1933 елда Сәмәрканд шәһәрендәге халык хуҗалыгы институтына укырга керә. Аны 1938 елда тәмамлагач, икътисадчы-товаровед белгечлеге алып, Таҗикстанның Сәүдә халык комиссариатында эшли. Бер елдан соң аны Колхоз базарлары бүлегенең җитәкчесе итеп куялар. Берара ул министрлыкның сәүдә-оештыру бүлеге башлыгы булып та тора. 1940 елның 3 февралендә Сәйфелмөлековны Кызыл Армия сафларына алалар. Ул Одесса өлкәсендә хезмәт итә. Әсирлектә легион пропагандисты була. Тыштан караганда, немецлар файдасына сөйли булып тоелса да, асылда «Идел-Урал» легионындагы үз кешеләре арасында фашистларга каршылык күрсәтергә чакыра. Яшерен оешмага кешеләр җәлеп итә. 1943 елда аның төркеменә Едлинодагы легион штабын шартлату йөкләнә. Кулга алынып, җәзалалаулар башлангач, Сәйфелмөлеков немецларга яшерен оешманың бер генә кешесен дә сатмый. 1944 елның 25 августында башы фашист гильотинасы астында өзелә. Аңа нибары 28 яшь була. Фәрит Солтанбәков үз истәлекләрендә бу шәхесне болай дип искә ала: «Муса Җәлил Радом яшерен оешмасының җитәкчесе итеп Гайнан Кормашны билгеләде. Алар, үзара киңәшләшеп, яшерен оешманы берничә төркемгә бүлделәр. Безнең беренче элемтә төркеменең җитәкчесе Г.Кормаш үзе булды. Икенче пропагандачылар төркеме җитәкчесе итеп Фоат Сәйфелмөлеков, өченче радистлар төркеме җитәкчесе итеп Рушад Хисаметдинов билгеләнде. Пропагандистлар төркемендә Мичурин (Гали Корбанов, Ташкентта Юристлар мәктәбен тәмамлаган, армиядә дә юрист булып хезмәт иткән, бөтен кануннарны яхшы үзләштергән бик үткен һәм җитез кеше булган), өченче батальоннан Абдуллин (Муллаян Габдуллин, үзен Ян Габдуллин да дип йөрткән, сугышка чаклы Башкортстанның кайсыдыр районында башкарма комитет рәисе, армиядә өлкән лейтенант булган) һәм Әмиров (Шәрифҗан Гарифҗанов) катнашты. Бу төркем җитәкчесе – 1916 елгы Фоат Сәйфелмөлеков. Ул урта буйлы, озынрак битле, сирәгрәк чәчле, күзлек киеп, чәчен артка тарап йөри иде. Ул үзенең Сәмәрканд планлаштыру институтында укыганын, аны тәмамлагач, плановик булып эшләгәнен сөйләде. Фоат дүртенче батальонда пропагандист иде. Башкара торган хезмәте җиңелдән түгел. Алар, үзләренең ышанган кешеләрен җыеп, «Идел-Урал» газетасын укыйлар, Совет Армиясенең хәрәкәтләре турында «Совинформбюро» хәбәрләрен сөйлиләр, дошманның ялганнарын кыю фаш итәләр. 14 августка (1943 ел.) планлаштырылган восстание җиңгәннән соң, легионерлар поляк партизаннарына барып кушыласы иде. Фоат Сәйфелмөлеков Муса Җәлил тарафыннан сугышчан задание белән, шунда җибәрелде. Ул андагы батальонны восстаниегә әзерләргә һәм партизаннарга күчү юлларын ачыкларга тиеш иде. Әмма Фоат анда кулга алына...»
Фоат Сәйфелмөлековның гомере, Гайнан Кормаштан соң ук (ягъни икенче булып), сәгать 12:09 минутта өзелә. Актив җәлилчеләрнең берсе булган Фоат Сәйфелмөлековның исеме Татарстан Язучылары союзына Моабит дәфтәре килеп кергән көннән башлап билгеле.