Кичә, 29 мартта, Казанда XIV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының рәсми ачылышы узды. Җыенны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев делегатларны сәламләде, актив эшмәкәрләрне бүләкләде. Чарада Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе Президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Ленар Гарипов, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты буенча комитеты рәисе Аббәс Шляпошников чыгыш ясадылар. Әлеге чарада Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасында Даими вәкиле Илсур Ихсанов та катнаша.
Җыен төрле төбәкләрдән килгән 900дән артык делегат – кече бизнес вәкилләре, фермер хуҗалыклары җитәкчеләре һәм хакимият органнары вәкилләрен очраштырды.