Хөрмәтле Мөхәммәт хәзрәт Галләмовны 75 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

26 марта 2026 г., четверг

Бүген, 26 март көнне, ислам дин эшлеклесе, Уфа шәһәре Зубово бистәсенең "Раббани" мәчете имам-хатыйбы, “Ихлас” мәхәлләсе мәҗлес рәисе, “Ихлас" телевизион тапшыруының алып баручысы, хөрмәтле Мөхәммәт хәзрәт Галләмов 75 яшьлек юбилеен билгели.

Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы даими вәкиллеге исеменнән Мөхәммәт Галләмовны гомер бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Хәерле, озын гомерләр, сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм балалары - оныкларың бәхетенә сөенеп, кадер-хөрмәттә яшәүен телибез.

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International