Җәлилче Зиннәт Хәсәновның тарихы

24 марта 2026 г., вторник

Зиннәт Хөснулла улы Хәсәнов 1916 елның 16 ноябрендә Татарстан Республикасы Сарман районы Иске Кәшер авылында туа.

Сугышка кадәрге рәсми документларда ул Хөснуллин йөргән. Әсирлектә үзен Хәсәнов дип яздырган. Җәлилчеләр тарихына да Хәсәнов булып кереп кала.

Зиннәт бик яшьли крестьян эшенә тотына. Ул һәр эшкә сәләтле була. Малай чагында ук чабата ясый, тал чыбыкларыннан кәрзин үрә, савыт-саба ясарга өйрәнә. Калай табып, үзе дә савытлар ясый һәм аларны буйый. Җәйләрен балта осталары янында урала. Бура куярга өйрәнә. Урындык, шкаф, сандык кебек әйберләр ясый. Ул «дүртле»-«бишле»гә генә укый. Артта калган укучыларга да ярдәм итә, җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Туган авылында җидееллык мәктәп тәмамлаганнан соң, колхозда төрле эштә йөри. 1935 елның җәендә 18 яшьлек егет Казанга килә, бер ел чамасы химия заводы төзелешендә җир казучы булып эшли. Аннары Казанга сәүдә техникумына укырга керә. Иң актив укучыларның берсе була. Үзешчән сәнгатьтә дә катнаша, моңлы итеп җырлый, гармунда да уйный, спорт белән шөгыльләнә. Мылтыктан ату буенча шәһәр ярышында җиңүче булып чыга. Комсомол эшендә дә алдан йөри. Техникумнан соң Киров шәһәренә товаровед итеп тәгаенлиләр.

1939 елның көзендә Кызыл Армия сафларына алына. 1941 елда командирлар курсларын тәмамлап, лейтенант званиесе ала. Аны шунда берничә айга инструктор-укытучы итеп калдыралар. 1941 елның октябрендә фронтка китә. Аны Мәскәү янында оборонада торган частька рота командиры итеп тәгаенлиләр. Шул чорда туган йортына бер генә хаты килә. Сугыш беткәнче, башкача бернинди дә хәбәр-хәтере булмый, әти-әнисе төрле җирләргә язып, эзләтеп карагач, Оборона министрлыгыннан Зиннәт Хөснуллинның Брянск юнәлешендәге каты сугышларда хәбәрсез югалуы турында хәбәр итәләр.

1955 елның җәендә Муса Җәлилнең батырлыгы, аның көрәштәшләре турында радиотапшыруда Зиннәт Хәсәнов исеме дә атала. Бу тапшыруны Хөснулла агай да тыңлый һәм Татарстан радиокомитетына хат яза. Аны Җәлил тормышын өйрәнүче язучыларга, галимнәргә бирәләр. Шулай итеп, Зиннәтнең сугышта, әсирлектә күргәннәре ачыклана, аның данлы исеме Туган иленә кайта. Полкташларының истәлекләренә караганда, Зиннәт Хәсәнов Брянск юнәлешендәге Спас авылында каты яраланган һәм әсирлеккә эләккән. Лагерьдан лагерьга куып йөртә торгач, аны Польша җиренә китерәләр. Җәлилчеләрнең үлемгә җырлап барулары мәгълүм. Алар үз телләрендә җырлаганнар. Бәлки, ул җыр Зиннәт яраткан «Сарман» булгандыр, кем белә?!»

Татарстанның Сарман районы Иске Кәшер авылы уртасындагы Мәдәният сарае каршында Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә мемориаль комплекс төзелгән. Таш такталарга Иске Кәшер авыл Советы буенча сугышта үлгән 345 кешенең исеме язылган. Урталыкта – данлы якташлары Зиннәт Хәсәнов һәйкәле. Ватан иминлеге өчен аяусыз сугышкан, фашист концлагерьларында һәм зинданнарында газап чиккән батыр егетнең карашы алга төбәлгән. Ул гүя: «Без ил азатлыгы өчен гомерләребезне бирдек, күп каннар түгелеп, җиңү яуланды, сез, исәннәр, матур итеп яшәгез, безне онытмагыз!» – дип дәшә кебек.

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International