Ул башын имәде: җәлилче Гариф Шабаев тарихы

10 марта 2026 г., вторник

Гариф Хафиз улы Шабаев 1907 елның 15 декабрендә Башкортстанның хәзерге Ярмәкәй районы Иске Турай авылында дөньяга килә. Башлангыч белемне үз авылында ала. Тугызынчы сыйныфны Казанда тәмамлый. Илдә ачлык башлангач, әти-әнисе Урта Азиягә күчеп китә, ә Гариф Казан шәһәрендәге финанс хезмәткәрләре курсына укырга керә. Укып беткәч, ул да Фәрганә шәһәренә күчә. 1932 елда культура агарту оешмаларында эшләүче Мөнәвәрә Госман кызына өйләнә, алар Ташкентка күчеп китәләр. Сугыш башланыр алдыннан кызлары Лилия туа. Шабаевның исәнлеге начар булу сәбәпле, армиягә алынмый, ләкин фронтка җибәрүләрен үтенеп, хәрби комиссариатка килә һәм сугышның бишенче көнендә ул атака полкының рядовойы итеп алына һәм фронтка юнәлтелә. Фронттан нибары бер генә хат килә. Аның часте чолганышта кала. Гариф Шабаев Польшадагы Седльце концлагеренә эләгә. Бу лагерьда фашистлар төрле милләт вәкилләреннән булган әсирләрне аерым туплыйлар һәм легион өчен әзерләү эшен алып баралар. Гариф Хафиз улы анда Фуат Булатов һәм Абдулла Алиш белән таныша, алар бергәләп лагерьдан качу турында уйлыйлар. Ләкин бу ниятләре тормышка ашмый кала. 1943 елда  Шабаев Муса Җәлил белән таныша. Татар телендә «Идел-Урал» газетасы кече форматта, алты битле итеп (сирәк очракта гына сигез битле, яки ике саны бергә) латин хәрефләре белән атнага бер тапкыр нәшер ителә. Гариф Шабаевны хәреф җыючы итеп тәкъдим итәләр. Яшерен оешма шул вакытта листовкалар бастыра башлый. Аларның эшләре ачыклана. Тентү вакытында һәм кулга алганда, матрицалар һәм брошюралар оригиналлары Гариф Хафиз тирәсендә табылып, бу судта аңа карата җинаятьне раслау өчен төп дәлил була. Җәлилчеләрне кулга алалар. Башта Дрезденда суд була, аннан соң Тегель, Шпандау төрмәләрендә. Соңгы яшәү урыны — Берлин шәһәре, Фридрихштрассе, 247 йорт. Плөтцензее төрмәсенең архивында 2 кешенең — Әхмәт Симаев белән Гариф Шабаевның үлем карточкалары табыла

Гариф Шабаевның тормыш иптәше Мөнәвәрә 1946 елның июнендә район комиссариатынан: «Тикшерелгән мәгълүматлар буенча, сезнең иптәшегез, Шабаев Гариф Хафиз улы, 1944 елда Германия әсирлегендәге концлагерьда вафат булган» дигән кәгазь ала, бу язма пенсия алу хокукын бирә.

Хәтер:

Казан үзәгендә Кремль янында Муса Җәлилгә һәйкәл һәм антифашист каршылыгы катнашучыларына хәтер барельефлары ачылган.

2021 елның 7 маенда Башкортстанның Ярмәкәй районы Иске Турай авылында КФХ җитәкчесе Раил Рәсим улы Латыйпов үз акчасына якташы җәлилче Гариф Шабаевка мемориал ачкан.

 

 

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International