Фуат Зыятдин улы Булатов 1913 елның 23 февралендә элекке Уфа губернасы Стәрлетамак өязе Мәләвез авылында зыялы гаиләдә дөньяга килгән. Атасы – Зыятдин Булатов, анасы Зифа Шәрәф (1881-1973) – атаклы Шәрәф бертуганнарының сеңлесе. 1916 елда Булатовлар гаиләсе Ырынбурга, соңрак Казанга күчә. 1935 - 1940 елны Казан коммуналь төзелеш инженерлары институтын тәмамлый. Казанда төзүче-инженер булып эшли. Кырымда юл төзелешендә эшләгәндә, 1940 елның ноябрендә Ялта военкоматы белән гаскәргә чакыртыла. 3нче кимәлдәге хәрби инженер званиесендә була. Беларусьта, чик саклау гаскәрендә хезмәт итә. Гитлерчы гаскәрләр белән бәрелешләрдә әсирлеккә төшә. Польшадагы Седльце әсирләр лагерендә Абдулла Алиш һәм Гариф Шабаев белән таныша. Лагерьга килгән комиссия югары белемле әсирләрне сайлап алып, Вустрау лагеренә озата. Рәхим Саттар хуплавы белән яшерен патриотик оешмасы эшенә тартыла. Муса Җәлил белән Ырынбурда чакта ук танышлыгы була. Җәлил белән янәшә эшләп, әсирләр арасында патриотик идеяләрне пропагандалап, ялган идеяләр белән көрәшә. 1943 елның гыйнварында Фоат Булатов «Идел-Урал» газетасы редакциясенә урнаша, Әхмәт Симаев һәм Р. Саттар белән типографиядә листовкалар бастыра. 1943 елның августында кулга алына. Фашистларга каршы эшчәнлек өчен фашист полициясе тарафыннан җәзага тарттырыла.
1944 елның 25 августында Берлинның Плөтцензее төрмәсендә җәзаланган.
Фуат Булатовның тормыш юлы – әсирлек, төрмә, җәза һәм язуларын күз алдында тотып, батырлык, сабырлык һәм патриотыбызның рухи дәрәҗәсен раслаучы каһарман. Халык һәм Ватан өчен кан түгеп, җан биргән чын патриотларның берсе буларак безнең күңелләребездә саклана.
2025 елның 25 августында бөтен дөньяда Җәлилчеләрне искә алган көнне, Мәләвез тарих һәм туган якны өйрәнү музее бинасы каршындагы мәйданчыкта Муса Җәлилнең көрәштәше Фуат Булатовка багышланган горельефны ачу тантанасы булды. Сынчы Илдус Закиров тарафыннан эшләнгән горельефта каһарман, әйтерсең лә, тупас тимер рәшәткәнең җансыз чыбыкларын җимереп чыга. Шунда ук Муса Җәлилнең тоткынлыкта язган шигъри юллары каләм белән тырналган дәфтәр бите сурәтләнгән: "Исемең калсын, үзең үлсәң дә, тарихларда укып ятларлык".