28 нче февраль көнне Башкортстан Дәүләт концертлар залында «Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасының VI хисап-сайлау конференциясе узды. Чарада республика районнары һәм шәһәрләреннән сайланган 467 делегат катнашты. Конференциядә «Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе» оешмасының эш нәтиҗәләре билгеләнде.
Башкортстан татарларының милли-мәдәни үсешенең төп юнәлешләре тикшерелгәннән соң, һәр халык өчен төп өстенлекле өлкәләр ачыкланды. Алар туган телне, мәдәниятне һәм милли гореф-гадәтләрне саклап калу һәм үстерү дип күрсәтелде. Русия Президенты Владимир Путин 2026 елны «Русия халыкара бердәмлеге елы» дип игълан итүен истә тотып оешма Русия халыкларының бердәмлеген ныгытуга һәм дәүләт милли сәясәтен гамәлгә кую ассызыкланды. Оешманың эше 2036 нчы елга кадәр Русия Федерациясе Дәүләт милли сәясәте стратегиясе максатлары һәм бурычлары белән турыдан туры бәйләнгән.
Президиумда Башкортстан Республикасы Башлыгы хакимияте җитәкчесе вазифасын башкаручы Данияр Мәүлияр улы Абдрахманов; Русия Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы депутаты Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Ирек улы Гыйльметдинов; Русия Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы депутаты, «Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы Советы рәисе Римма Әмир кызы Үтәшева чыгыш ясады.
Кыскача мәгълүмат:
Римма Үтәшева 1952 елның 3 гыйнварында Башкортстанның Бүздәк районы Сабай авылында туа.
1975 елдан медицинада танылган акушер - гинеколог.
1988-2008 елларда-Уфа шәһәренең 4 нче клиник бала тудыру йортында баш табиб урынбасары.
2013 елдан — Башкорт дәүләт медицина университетының акушерлык һәм гинекология кафедрасы доценты.
2019-2020 нче елларда Уфа шәһәр Советы депутаты.
2008 нче елдан Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтае депутаты.
2021 елның 19 сентябрендә Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана.
Башкортстан Республикасының атказанган табибы.