Гайнан Кормашев: авыл укытучысыннан алып фашистларга каршы яшерен оешма җитәкчесенә кадәр

27 февраля 2026 г., пятница

Бөек Ватан сугышы каһарманы, җәлилче, Идел-Урал легионында яшерен оешма җитәкчесе Гайнан Нури улы Кормашев 1919 елның 27 февралендә Казакъ ССРның Актүбә өлкәсендә туа.  Мари Иленең Бәрәңге районында педагогика техникумын тәмамлый һәм шул ук районда Куянавыл җидееллык мәктәбендә математика, география, физика фәннәреннән укыта, соңрак Актүбәгә мәктәп директоры булып кайта.  1939 елда Кызыл Армия хезмәтенә алына. Кече командирлар мәктәбен тәмамлагач, Гайнан Кормашка лейтенант дәрәҗәсен бирәләр. Финляндия сугышында катнаша. 

Бөек Ватан сугышы башлангач, Кормашны, яхшы әзерлекле һәм ышанычлы әфисәр буларак, махсус эчке җимерү максатларында дошман тылына җибәрәләр. Ул, әсирлеккә төшеп, “Идел-Урал легионы”на эләгә. Гайнан Кормаш, музыкаль капелла җитәкчесе булып китә һәм башка көрәштәшләре белән бергә Алмания карамагындагы концлагерьларда “Идел-Урал” легионына җәлеп ителергә тиешле татар һәм мөселман тоткыннары арасында үзенә совет разведкасы тарафыннан куелган бурычны үти: легионның булачак солдатларын фронтта совет гаскәрләренә каршы сугышмаска өнди. Аны һәм Абдулла Алишне көрәштәшләре яшерен оешманың идеологы булган Муса Җәлилнең “лачын канатлары” дип атыйлар. Гайнан Кормаш сугышчан бишлекләр әзерли, аларның концлагерьлардагы яшерен эшен оештыра, легионга кертелгән тоткыннардан Ватанга турылыклылык антын кабул итә. Нәтиҗәдә "Идел-Урал" легионыннан Алманиянең көнчыгыш фронтына җибәрелгән биш батальонның берсе дә совет гаскәрләренә каршы сугышка керми: йә партизаннар сафына баса, йә фронт аша чыгып совет гаскәрләренә кушыла, ә бөтенләй таралып бетә. Фронт аша совет ягына үткәннәрнең күбесе репрессиягә эләгә һәм сөргенгә озатыла. Башка батальоннарны фашистлар үзләре тарата, тоткыннарны фронттан ераграк, Көнбатыш Европа илләрендә тимер юлларны торгызырга озаталар. Ләкин татарлар һәм башка мөселманнар арасында анда да җирле партизаннар һәм каршылык көчләре тарафына күчүчеләр була.     

1944 елның 25 августында, көндезге 12 cәгать 6 минутта, фашистик Алманиягә каршы көрәшнең төп оештыручысы буларак, аны беренче булып җәллад балтасы астына кертәләр. Үлем җәзасына шаһит булган католик рухание Георгий Юрытко әйтүенчә "татарлар әҗәлне елмаеп каршы алды".

Хатирә:

• Казан үзәгендә Кремль янында Муса Җәлилгә һәйкәл һәм антифашист каршылыгы катнашучыларына хәтер барельефлары ачылган.

• 2005 елның 15 февралендә Мари Илнең Бәрәңге районы Куянавыл авылында Гайнан Кормаш исемендәге мәктәп музеенда сугыш каһарманына багышланган мемориаль такта ачылган.

• Казакъстанның Актүбә шәһәренең Көньяк-көнбатыш районында бер урам герой хөрмәтенә аталган. 

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International