Бөтендөнья татар конгрессы «Солдат альбомы-2026» конкурсын игълан итә

4 февраля 2026 г., среда

Конкурс Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан үткәрелә. Ул 2026 елның 1 нче февралендә башлана һәм 24 нче февраль көнне тәмамлана.

Конкурсның максаты – яшь буында каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең иҗатына хөрмәт уяту, җәмгыятькә кертелгән өлешен бәяләү һәм аларда патриотик хис тәрбияләү.

Конкурс 3 яшь категориясендә оештырыла:
1. 5 – 8 нче сыйныфларда укучылар арасында;
2. 9 – 11 нче сыйныфларда укучылар арасында;
3. 18 яшьтән өлкәнрәкләр арасында.
Һәр номинация буенча I нче, II нче, III нче урыннар билгеләнәчәк.

 

Тулырак мәгълүмат: https://tatar-congress.org/yanalyklar/soldat-albomy-2026-beygesenen-nigezlemese/, https://vk.com/wall-235577801_2

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International