Быел Россиядә беренче тапкыр билгеләп үтелгән Артистлар көне алдыннан Россия һәм Башкортстанның халык артисты, легендар актер Фидан Гафаровның бюстын Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театры музеена урнаштырганнар.
Бюстның авторы – Татарстанның танылган рәссамы, Ленин исемендәге Казан мәдәни-күңел ачу комплексы хезмәткәре, скульптор Халит Миңнегалиев. Артистның бюсты фотография буенча гипс һәм пластик кулланып эшләнгән.
Милли театр үсешенә зур өлеш керткән артист истәлеген мәңгеләштерү буенча башка адымнар да ясала. Артист яшәгән йортка мемориаль такта кую эше һәм Дүртөйле шәһәренең Мәдәният сараена Фидан Гафаров исемен бирү буенча сөйләшүләр алып барыла.