23-нче гыйнвар көнне Уфа шәһәрендә "Кара генерал" Даян Мурзинның тууына 105 ел, Муса Җәлилнең 120 ел тууына багышланган Башкортстан "Ак Идел жире" төбәк тарихчыларының инициативасы белән, "Урал буе татарлары-үткәннән бүгенгегә: тарих, шәхесләр, мирас» исеме астында фәнни-гамәли конференция үтте.
Җыелышны үткәрүдә оештыру комитетына Башкортстаннын "Ак Идел жире" төбәк тарихын өйрәнүчеләр берләшмәсе, Башкортстан татарлары Конгрессының төбәкне өйрәнү һәм тарих комитеты, Башкорстан татар краеведлары оешмасы, Бөтендонья татарлары Конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге керде.
Бу чарада Татарстанның Башкортстандагы Даими вәкиллеге, Татарстан hәм Башкортстан Фәннәр Академиясе галимнәре, Русия фәннәр академиясының Уфадагы федераль тикшеренү үзәге катнашты. Конференциядә Даян Мурзинның тормышы белән бәйле булган яна архив материаллары янгырады. Шулай ук Муса Җәлилнең Башкортстаннан чыккан көрәштәшләре турында докладлар тынланды.