Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Башкортстанның татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты

15 января 2026 г., четверг

Уфада Башкортстанның татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров белән очрашты.

Данис Шакиров үз чыгышын БТК Милли Советының беренче затыннан, Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиевтан сәламләү сүзләре белән башлады. Ул шулай ук барлык катнашучыларны Яңа ел белән котлады, мондый очрашу - нәтиҗәле эш өчен бик яхшы старт, дип билгеләп үтте. Үз чыгышында Данис Фәнис улы БТКның 2026 елга планлаштырылган зур проектлары турында сөйләде.

Җыелышта активистлар һәм җәмәгать эшлеклеләре 2026 елга үзләренең планнары һәм чаралары турында сөйләделәр, фикерләре белән уртаклаштылар һәм тәкъдимнәр керттеләр.

Очрашу азагында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы татар мәдәниятен үстерүгә керткән өлешләре һәм татар халкы алдындагы казанышлары өчен иң актив эшлеклеләргә бүләкләр тапшырды.

* Данис Фәнис улы Шакиров 1988 елның 15 октябрендә ТАССРның Менделеевск шәһәрендә туган.

2011 елда Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлый.

2020-нче елның сентябреннән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе.

2024-нче елның сентябреннән – VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International