Бүген, 14 гыйнварда, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Башкортстан Республикасына эш визиты белән килде.
Данис Шакиров, Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы даими вәкиле Илсур Ихсанов һәм Башкортостан Республикасында Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Әлфред Дәүләтшин белән бергә туган телләр һәм әдәбият буенча республика олимпиадасын ябу тантанасында катнаштылар. Данис Шакиров 9-11 сыйныф укучылары арасында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасын үткәрде.
Эш визиты кысаларында Стәрлетамак шәһәрендә җирле татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашулар, шулай ук күренекле татар язучысы Галимҗан Ибраһимов бюстына чәчәкләр салу оештырылды.