Васил Габтелгаяз улы делегациянең эш сәфәре программасы белән таныштырды, алдагы көнне Башкортстан Республикасының Октябрьский шәһәрендә узган очрашулар турында сөйләде һәм Баш мөфтине 26–28 август көннәрендә узачак “Милләт Җыены”на рәсми рәвештә чакырды. Очрашуда Татарстанның Башкортстан Республикасындагы даими вәкиле Илсур Ихсанов, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев катнаштылар.
Очрашудан соң Васил Габтелгаяз улы Уфа районы Зубово авылында урнашкан «Раббани» мәчете төзелеше белән танышты. Мәчетнең имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләмов мәчетнең бүгенге торышы, төзелеш этаплары, киләчәккә планнар турында сөйләде.
* "Раббани" мәчете — Зубово авылы тарихында беренче тапкыр төзелә торган гыйбадәт йорты. 2022 нче елның 20 сентябрендә Васил Шәйхразыев әлеге мәчет төзелешен башлап җибәрү уңаеннан үткәрелгән истәлек ташын кую тантанасында катнашкан иде.