Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Башкортстанда

8 августа 2025 г., пятница

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәрен Башкортстан Республикасынаның Октябрьский шәһәрендә башлады, анда аны шәһәр башлыгы Алексей Пальчинский, Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Илсур Ихсанов һәм Башкортстандагы Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Альфред Дәүләтшин каршы алдылар. 
Делегация иң башлап Төркмән авылының "Нур" клубы бинасы каршында урнашкан күренекле шагыйрь, Бөек Ватан сугышы каһарманы, Дахау төрмәсендә фашист палачлары тарафыннан җәзалап үтерелгән Хәйретдин Мөҗәй бюстына чәчәкләр салды.
Аннары мәдәният йорты эшчәнлеге, мондагы активлыклар, Мөҗәйгә багышланган кечкенә музей эшләре белән таныштылар.
Сәфәр кысаларында Васил Шәйхразыев күренекле татар галиме, икътисад фәннәре докторы, профессор Касим Йосыпов белән очрашу үткәрде. 
Кич белән Башкортстан Республикасындагы Бөтендөнья татар конгрессы вәкиллеге офисында Васил Габтелгаяз улы төбәкнең татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты. Татарстанның рәсми делегациясе Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы даими вәкиллеге офисында булды, анда алар 26-28 августта Казанда узачак “Милләт җыены” зур чарасы турында фикер алыштылар. 


* “Милләт җыены” гадәттәгечә татар оешмаларының актив вәкилләрен бөтен дөньядан җыя һәм актуаль мәсьәләләр һәм стратегик инициативалар буенча фикер алышу өчен платформага әверелә.

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International