Казанда «Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыены узды

19 мая 2026 г., вторник

15–17 майда Казанда татар дин әһелләренең «Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыены узды.

Форум делегатлары «Kazan Expo» халыкара күргәзмә үзәгендә пленар утырышка җыелдылар. Чарага Россиянең 78 төбәгеннән 1071 кеше килде. Иң зур делегация – Башкортстаннан 107 кеше катнашты.

Пленар утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Чараны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев башлап җибәрде. Аннан соң Коръән укылды.

Утырышта түбәндәге рәсми затлар чыгыш ясады:
Мигель Анхель Моратинос – Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль сәркатибенең Цивилизацияләр альянсындагы югары вәкиле, БМО Генераль сәркатибенең исламофобиягә каршы көрәш буенча махсус илчесе;
Камил хәзрәт Сәмигуллин – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти;
Равил хәзрәт Гайнетдин – Баш мөфти, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе;
Тәлгать хәзрәт Таҗетдин – Баш мөфти, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе;
Әлбир хәзрәт Крганов – Россия мөселманнары Дини Мәҗлесе рәисе, мөфти;
Абү-Бәкер хәзрәт Шабанович – «Беларусь Республикасында Мөселман дини берләшмәсе» Идарәсе рәисе, мөфти;
Нәфыйгулла хәзрәт Аширов – Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти.

Форум эшендә Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы Даими вәкиле Илсур Ихсанов да катнашты.

Җыен татар милләтенең рухи үсеше, дин һәм милли бердәмлек мәсьәләләренә багышланды һәм дини-җәмәгатьчелек арасында үзара аңлашуны ныгытуга ярдәм итте.

Тэги: форум
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International