Галләнур Мостафа улы Бохараев, шулай ук Сәлим Бохаров исеме астында мәшһүр булган — җәлилчеләрнең берсе, «Идел-Урал» легионы оешмасының әгъзасы.
Галләнур Бохараев 1916 елда Башкортстанның Кыргыз-Миякә авылында дөньяга килә. Казанда финанс эшмәкәрләре курсларын тәмамлап, Миякә Дәүләт банкында бухгалтер булып эшли. Мария исемле рус кызына өйләнгән булган.
Сугыш башлангач, Галләнур Даугавпилста Кызыл Армиядә хезмәт итә башлый. Монда ул әсирлеккә эләгә. Әсирлектә Сәлим Бохаров исеме белән йөри. Муса Җәлил һәм Гайнан Курмашев оештырган яшерен оешмага керә, алманнарга каршы пропаганда алып бара.
1944 елның 25 августында Берлинның Плетцензее төрмәсендә 11 кеше арасында иң соңгысы булып, 29 яшьлек Галләнур Бохараевның башы киселә.
Галләнур Мостафа улы Бохараев исеме киләсе урыннарда мәңгеләштерелгән:
• Казан үзәгендә Кремль янында Муса Җәлилгә һәйкәл һәм антифашист каршылыгы катнашучыларына хәтер барельефлары ачылган
• 2019 елда Башкортстан Республикасының Кыргыз-Миякә авылында һәйкәл-бюсты ачылган
• 2019 елда Кыргыз-Миякә авылында паркка Галләнүр Бохараев исеме бирелгән
• Кыргыз-Миякә авылында яңа урамга Галләнүр Бохараев исеме бирелгән.