Казанда Бөтендөнья татар конгрессы офисында эшлекле очрашу үтте

24 марта 2026 г., вторник

Казанда Бөтендөнья татар конгрессының офисында Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы даими вәкиле Илсур Ихсановның Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукай белән эшлекле очрашуы булды.

Очрашуның төп темалары - милли эшкуарлыкны үстерүдә һәм тел мирасын саклауда мөһим роль уйнарга тиешле ике зур чараны оештыру һәм уздыру: XIVнче Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены һәм Бөтенроссия «Туган тел» форумы.

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International