19 декабрьдә Татарстан Республикасының Даими вәкиле Илсур Ихсанов Башкортстан Республикасының Бәләбәй шәһәрендәге Татар гимназиясенең 30-еллык юбилеена багышланган чараларында катнашты.
Тантаналы чара кысаларында Илсур Ихсанов гимназия укытучыларына Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының ведомство бүләкләрен тапшырды һәм аларның милли мәгариф үсешенә керткән өлешләрен билгеләп үтте.
Белешмә:
Бәләбәй шәһәренең татар гимназиясенә 1995 елда нигез салына. Өч дистә ел дәверендә мәктәп төбәктә татар телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү буенча абруйлы үзәк буларак расланды. Гимназияне 2500дән артык кеше тәмамлаган, аларның күбесе илнең әйдәп баручы югары уку йортларында укуларын дәвам итә һәм һөнәри карьераларын уңышлы төзиләр.
Укучылар даими рәвештә республика, төбәкара һәм бөтенроссия дәрәҗәсендәге олимпиадаларда һәм конкурсларда югары нәтиҗәләр күрсәтәләр. 1999 елдан гимназиядә укучыларның фәнни җәмгыяте эшли, аның кысаларында 24 фәнни-гамәли конференция үткәрелгән һәм 1200 дән артык тикшеренү эше башкарылган.
Гимназиядә шулай ук сәнгать-эстетик юнәлеш тә үсеш алып барыла. Сәнгать бүлегендә укучылар хореография, җыр (Баян, татар курае, фортепиано, вокал) һәм рәсем сәнгате өлкәсендә башлангыч белем ала алалар.