13 декабрь көнне Артерия центрда UFATATAR 2025 (УФАТАТАР) форумы узачак.

5 декабря 2025 г., пятница

13 декабрь көнне Артерия центрда UFATATAR 2025 (УФАТАТАР) форумы узачак.

Сезне кызыклы чаралар, очрашулар, милләт язмышы, зур шәһәр шартларында туган телне һәм милли мәдәниятне саклау турында фикерләр көтә.

Программа:
10.00-10.15 Оештыручыларның сәламләү сүзе
10.15 - 11.00 Профессор Бостанов белән әңгәмә
11.00 - 12.30 Киләчәк турында TEDx чыгышлары
12.30-13.30 Төшке аш
13.30 - 15.30 Дөнья кафесы: «Безнең киләчәк»
15.30 - 16.15 Дискуссия: «Татар блогерлары. Бүген һәм киләчәктә»
16.15 - 17.30 Татарча StandUp
17.30 - 18.30 Бию перформансы (Нурбәк Батулла һәм Алсу Мәгъсүмҗанова)
18.30 - 18.45 Форумны тәмамлау. Хушлашу Адресы:
18.45 - 20.15 Бәлешләр белән афтепати

Форум барышында милли төсмерләрдәге бизәнү әйберләре, кирәк-яраклар һәм кием сатыла торган базар эшләячәк. Адресы: Октябрь проспекты 67/2. Көтеп калабыз!

Белешмә: #Уфататар форумы өченче тапкыр үткәрелә. Форумның максаты-кешеләр очраша, таныша һәм мәгариф, тел, мәдәният мәсьәләләре буенча фикер алыша торган мәйданчык булдыру. Форумны оештыручылар - Бөтендөнья Татар конгрессының Башкортостан Республикасындагы вәкиллеге һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы.

Күбрәк мәгълүмат: - t.me/ufatat

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International