Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы татар телен өйрәнү өчен бушлай онлайн-ресурс - «Ана теле» проектын яңадан башлап җибәрү турында игълан итте.
Платформа 2025 елның августында Республика Рисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән яңадан эшли башлады.
«Ана теле» онлайн-мәктәп – татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен бушлай дистанцион белем бирү программасы. Дөньяның теләсә кайсы почмагыннан тәүлегенә 24 сәгать укыту мөмкинлеге бар.
Проект татар телендә аралашу чарасы буларак гамәли үзләштерү һәм татар халкы мәдәнияте белән танышу өчен уникаль мөмкинлек бирә. Теркәлгәннән соң һәр кулланучы аның хәзерге тел белү дәрәҗәсен билгеләүче керү тестын уза. Алга таба укыту ачыкланган дәрәҗәгә туры килә торган материалларга нигезләнә. Һәр этапны уңышлы узу нәтиҗәләре буенча тиешле сертификат бирелә.
Мәктәп сайтына түбәндәге сылтама буенча керергә мөмкин: anatele.tatar.ru.
Татар татар телен җиңел һәм мавыктыргыч итеп өйрәнегез!
*Онлайн-школа обучению татарскому языку «Ана теле» возобновила работу
Министерство образования и науки Татарстана объявляет о перезапуске проекта «Ана теле», бесплатного онлайн-ресурса для изучения татарского языка.
Платформа начала свою работу вновь с августа 2025 года благодаря поддержке Раиса Республики Рустама Минниханова.
Доступ к онлайн-школе открыт круглосуточно каждому желающему независимо от места проживания.
Онлайн-школа обеспечивает эффективное обучение на любом уровне владения языком. После прохождения теста новичкам предложат адаптированные учебные программы, соответствующие начальному уровню подготовки. По итогам успешного завершения курса участники получают сертификаты, подтверждающие знания.
Заходите на сайт школы по ссылке: anatele.tatar.ru.
Учитесь татарском языку легко и увлекательно!