16 октябрь көнне Казанда Татарстан Республикасының Даими вәкиле Илсур Ихсанов Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры, ТР Театр эшлеклеләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев белән очрашты. Сөйләшүләрнең төп темасы театрның Уфада булачак гастрольләре турында мәгълүмат алышу булды.
Очрашу барышында әлеге мөһим мәдәни вакыйгага әзерлек белән бәйле төп мәсьәләләр буенча фикер алышынды.
Исегезгә төшерәбез, 2025 елның 11-16 ноябрендә Уфада Камал театры гастрольләре узачак. Бу мәдәниятне яратучылар өчен күптән көтелгән вакыйга, ул Башкортстан башкаласында яшәүчеләргә һәм кунакларга Татарстанның әйдәп баручы театрларының берсенең танылган спектакльләрен карарга мөмкинлек бирәчәк.
Казанда урнашкан Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры - Россиянең иң борынгы һәм алдынгы милли театрларының берсе. 1906 елның 22 декабрендә Казанда беренче татар телендә спектакль куелу белән нигез салына. Галиәсгар Камал - татар халкының бөек драматургы, язучысы, егерменче йөз башы татар әдәбияты, мәдәнияте һәм сәнгате тарихында зур урын алып торган әдипләрнең берсе.
Гафури театры:
11 ноября, 19.00, "Башмагым/Башмачки"
12 ноября, 19.00, "Казанга Тукай кайткан/Возвращение Тукая"
13 ноября, 12.00, "Казанга Тукай кайткан/Возвращение Тукая"
14 ноября, 19.00, "Дуслар җыелган җирдә/Чёртов тост"
15 ноября, 18.00, "Матери ждут сыновей/Аналар улларын көтәләр"
16 ноября, 18.00, "Көл/Пепел"
Нур театры:
13 ноября, 19.00, "Альфия Авзалова. Путь в вечность/Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл"
14 ноября, 19.00, "Ситцевая свадьба/Ситса туй"
15 ноября, 12.00, "Ситцевая свадьба/Ситса туй"
16 ноября, 12.00, "Осенний отголосок/Көзге кайтаваз"
16 ноября, 18.00, "Осенний отголосок/Көзге кайтаваз"