Уфада "Татарча стендап" татар юморы кичәсе узды

8 октября 2025 г., среда

7 октябрь көнне Уфаның «Заман» ресторанында «Татарча стендап»татар юморы кичәсе узды.
Чара «ТАТАРЧА Фатирник» татар яшьләре оешмасы тарафыннан оештырылды һәм бик күп тамашачы җыйды.

Проект кысаларында яшь башкаручылар халыкка стендап һәм милли колорит элементларын берләштергән юмористик монологлар тәкъдим иттеләр. Чара тулы аншлаг белән узды.

Катнашучыларның чыгышлары һәм залның реакциясе мәдәнияттә яңа форматларга ихтыяҗ булуын һәм аудиториянең аларны кабул итәргә әзерлеген күрсәтте.

Чарада мәртәбәле кунаклар катнашты. Оештыручыларга һәм катнашучыларга сәламләү сүзе белән Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин мөрәҗәгать итте.
Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе урынбасары Гөлшат Сафина үз чыгышында яшьләр арасында татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү өчен мондый инициативаларның әһәмиятен билгеләп үтте.

Кичә ахырында барлык катнашучыларга да чараның иганәчеләреннән истәлекле бүләкләр тапшырылды.«Татарча стендап " уздыру милли юморның актуальлеген һәм аның төрле буыннарны берләштерү сәләтен раслады.

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International