"Татар кызы – 2025 халыкара конкурсының финалына чыгу өчен конкурста Россиянең төрле төбәкләреннән 30лап кыз катнашты, финалга Татарстан, Башкортстан, Краснодар крае, Мәскәү, Ырынбур, Пенза, Төмән өлкәләреннән, шулай ук Казахстан, Кыргызстан, Төркия һәм Төрекмәнстаннан 12 катнашучы сайлап алынды.
Атна дәвамында алар Казанда яшәп, остазлары җитәкчелегендә вокал, хореография, нәфис сүз белән шөгыльләнделәр, шулай ук Татарстанның танылган хатын-кызлары белән очраштылар.
"Татар кызы - 2025» титулын Төрекмәнстан вәкиле Алсу Рафикова яулады. Бүләк сыйфатында ул күчеп баручы таҗ, хаситә һәм "Лада Гранта" автомобилен алды.
Дәрәҗәле бәйгедә Башкортстан Республикасының данын яклап, Илеш районы кызы Азалия Гыйлметдинова "Иң сәләтле кыз" номинациясендә җиңүче булды. Әлеге вакытта Азалия Уфа фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе кафедрасында белем ала. Профессиональ бию һәм җыр сәнгате белән мавыга.
Конкурста шулай ук Айгөл Джолдошева (тумышы белән Башкортстанның Туймазы районыннан) да катнашты, ул Мәскәү шәһәрен яклап "Нәзәкәтле татар Кызы" титулына лаек булды.
Чын татар кызларын ихлас күңелдән әлеге зур җиңүләре белән котлыйбыз!