26-28 август көнне, Казан шәһәрендә “Милләт Җыены”ны уза.

28 августа 2025 г., четверг

Чарага бөтен дөньяда яшәүче татарларның бер меңгә якын күренекле вәкиле җыелды - 90 кеше - Башкортстаннан. Вакыйганың тантаналы өлеше Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының иске бинасында узды. Чараны Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев алып барды. 
Чара кысаларында өч зур форум үтә: VII Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы, IX Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Бөтенроссия татар туган якны өйрәнүчеләр җыены.
Быел Милләт җыенында Россиянең 68 төбәгеннән һәм 27 чит илдән меңгә якын делегат катнаша. Чарада Таиланд, Мисыр, Катар, Малайзия, Алжир, шулай ук Кырым, Донецк һәм Луганск Халык Республикасы вәкилләре беренче тапкыр килгәннәр.
27 августта “Милләт җыены” делегатлары Арча районында Кырлай һәм Кушлавыч авылларында булдылар, анда бөек татар шагыйре Габдулла Тукай туган һәм үскән урыннар белән таныштылар. 
Бүген, 28 август көнне, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында “Милләт җыены”ның пленар утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясенең Хезмәт Каһарманы Минтимер Шәймиев катнашты.

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International