Татарстанда XV “МИЛЛИ ТОРМЫШ ҺӘМ ДИН”БӨТЕНРОССИЯ ТАТАР ДИН ӘҺЕЛЛӘРЕ ФОРУМЫ УЗА

17 мая 2025 г., суббота

2025 елның 16-18 май көннәрендә Казанда һәм Болгарда «Милли тормыш һәм дин» татар дин әһелләре XV Бөтенроссия форумы уза. Форум, гадәттәгечә, Россиянең барлык почмакларыннан имамнарны, ислам галимнәрен, дин әһелләрен, җәмәгать эшлеклеләрен һәм экспертларны берләштерә.

Чарада Россия Федерациясенең 74 төбәгеннән 1049 делегат катнаша. Бу Россиядә мөселман руханиларының бердәмлекне ныгытуга, тәҗрибә уртаклашуга һәм күпмилләтле илдә ислам тормышының актуаль мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелгән.

16 МАЙ:
Форум катнашучыларны теркәү һәм урнаштырудан башланып китте. Теркәлү узганнан соң, делегатлар Казанның тарихи мәчетләрендә җомга намазы укыдылар. Форумның тантаналы ачылышы «Казан» Агросәнәгать паркында узды. Ачылыштан соң, биредә үк, «Russia Halal Expo 2025» хәләл-индустриясе һәм «Татар базары» күргәзмәсен карау үтте.

 Бүген, 17 МАЙ:
«Kazan Expo» халыкара күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Форумның пленар утырышы бара. Пленар өлештән соң тематик дискуссон мәйданчыклар эшли башлый. Мәйданчыкларда рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау, Ислам мәгарифен үстерү һәм милли үзенчәлекне ныгытуда диннең роле турында фикер алышачаклар.

18 МАЙ:
Форумның йомгаклау көнендә делегатлар борынгы Болгар шәһәренә юл тота. Алар анда «Изге Болгар җыены» чарасында катнашачак. Биредә «Тәүбә» йоласын үткәрү, тантаналы ачылыш, җәмәгать белән өйлә намазын уку каралган.

ФОРУМНЫҢ ТӨП БУРЫЧЫ:
Форум татар халкының милли үзаңын һәм рухи мәдәниятен ныгытуга ярдәм итеп, мөселман җәмәгатьчелеге, руханилар һәм дәүләт структураларының үзара бәйләнеше һәм диалогы традицияләрен дәвам итә

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International