Ел саен 26 апрельдә, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә, Уфа «Нур» татар дәүләт театрында һәм театр каршындагы мәйданда Тукайга багышланган чаралар уза.
Бәйрәм Руссия күләмендә үткәрелгән "Тукай моңнары" бәйгесе һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән башланып җибәрелде.
XIII «Тукай моңнары»нда катнашуга барлыгы 600гә якын гариза килгән, шуларның финал турына 120 бала чакырылды. Конкурсның географиясе дә елдан-ел киңәя – бүгенге көндә ул конкурс кына түгел, Тукай иҗатын халыкка таратучы, төрле милләт халыкларын берләштерүче мөһим чара булып тора. Конкурс яшь буынны сәнгати укуга мәхәббәт, туган телнең нәфис сүзенә әдәби зәвык тәрбияләү, Габдулла Тукай иҗатын популярлаштыру максатында үткәрелде.
Чара кысаларында Тукай һәйкәле алдына чәчәкләр салынды, «Язларда кайта Тукай» дигән театрлаштырылган җырлы-моңлы тамаша уздырылды.
Финальный этап 13-го Всероссийского фестиваля-конкурса "Тукай Моннары" в Уфимском Татарском театре "Нур".
Ежегодно 26 апреля, в день рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая, в Уфимском государственном татарском театре «Нур» и на площади перед театром проходят мероприятия, посвященные Тукаю.
Праздник начался с Всероссийского конкурса "Тукай Моннары". Всего на участие в XIII фестивале «Тукай моннары» поступило около 600 заявок, из них на финальный тур были приглашены 120 детей. С каждым годом расширяется и география конкурса – на сегодняшний день он является важным мероприятием, объединяющим народы разных национальностей. Конкурс проводился с целью воспитания у подрастающего поколения любви к художественному чтению, литературного вкуса к художественному слову родного языка, популяризации творчества Габдуллы Тукая.
В рамках мероприятия состоялось возложение цветов к памятнику Габдулла Тукая, состоялось театрализованное музыкально-музыкальное представление. Праздник завершился торжественной церемонией награждения победителей Всероссийского конкурса.