«Заһит көннәре»Республика фәнни-гамәли конференциясе.

25 апреля 2025 г., пятница

2024 елның 25 апрелендә Гази Казыхан улы Заһитов исемен йөрткән 65 нче Татар гимназиясендә «Заһит көннәре» Республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Чара Советлар Союзы Герое Гази Казыхан улы Заһитов истәлегенә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына, Ватанны саклаучылар елына һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм елына багышланды.

Конференциянең максаты-патриотизмны ныгыту, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү, шулай ук туган якка, телгә һәм гореф-гадәтләргә мәхәббәтне саклау.
Үзләренең тикшеренү эшләрен 250дән артык 1-11 сыйныф укучылары һәм Башкортстанның гомуми белем бирү укытучылары тәкъдим итте. Шуларның 97-се икенче этапка үтте.

Катнашучылар тикшеренү эшләрен, проектларны һәм докладларны тәкъдим иттеләр. Конференция бүләкләр тапшыру тантанасы белән тәмамланды.

 

 

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International