Бүген Башкортстан Республикасында күпмилләтле мәдәни мирасына багышланган якты бәйрәм билгеләп үтелә. 2020 елдан башлап төбәк башлыгы Радий Хәбиров карары нигезендә, бу бәйрәм апрель һәм сентябрь айларында уза.
Татар халкының борынгыдан килгән, мәдәният өлкәсенә караган мирасының берсе ул — милли кием. Аның күп гасырлык тарихы, милли аһәңне чагылдыручы үзенчәлеге бар. Татар киемнәре халкыбызның кабатланмас иҗади көчкә ия булуын күрсәтә. Гасырлар буена милләттәшләр бу эшкә үзенең кул көчен генә түгел, шулай ук матурлыкка омтылышын, хыялын, эстетик зәвыгын да салган.
Бәйрәм уңаеннан, бүген Республиканың төрле почмакларында милли киемнәр күргәзмәсе, флешмоблар, хатын-кыз бизәнгечләре эшләү, хатын-кыз күлмәкләре тегү, чигү буенча осталык дәресләре һәм башка чаралар үткәрелә.
*Сегодня в Башкортостане отмечается День национального костюма .
Сегодня в Республике Башкортостан отмечается светлый праздник, посвященный многонациональному культурному наследию. С 2020 года по решению главы региона Радия Хабирова этот праздник проходит в апреле и сентябре.
Один из древнейших памятников культуры татарского народа — национальная одежда. У него многовековая история, своеобразие, отражающее национальный тон. Татарские костюмы демонстрируют неповторимую творческую силу нашего народа. Веками вкладывали в это дело не только свои силы, но и стремление к красоте, мечту, эстетический вкус. Сегодня в разных уголках республики проходят выставки национальных костюмов, флешмобы, мастер-классы по изготовлению украшений, пошиву женских платьев, вышивке и другие мероприятия.