Уфада «Әкият» Татар дәүләт курчак театрының һәм Казанда Башкорт дәүләт курчак театрының гастрольләре дәвам итә.

11 апреля 2025 г., пятница

Алмаш гастрольләр - күрше республикалар арасында мәдәни элемтәләрне ныгыта һәм халыкны яңа куелышлар белән таныштыра торган күркәм традиция ул.

Башкорт дәүләт курчак театры гастрольләрен «Акбузат» башкорт эпосы мотивлары буенча куелган «Сихерләнгән ат күле» спектакле белән ачып җибәрде, программада шулай ук «Ятим төлке», «Аленький цветочек» һәм «Приключения доктора Айболита и его друзей» спектакльләре була.
Гастрольләрне ачу тантанасында Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Башкорт дәүләт курчак театрының баш режиссеры, Россия Федерациясенең атказанган, Башкортостан Республикасының халык артисты Ольга Шәрәфетдинова һәм Татарстанның атказанган артисты Татьяна Сорокина катнашты.

Шулай ук 10 апрель көнне Башкорт дәүләт курчак театры сәхнәсендә «Әкият» театры гастрольләрен ачу тантанасы булды. Кунакларны Башкортстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ринат Гайсин сәламләде һәм аларга Башкортстан Республикасы мәдәният министры Әминә Шәфикова исеменнән Рәхмәт хатын тапшырды. Гастрольләр Туфан Миңнуллин пьесасы буенча «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле белән башланып китте. Казан театры Уфага татар һәм рус телләрендә биш спектакль алып килде: “Әлдермештән Әлмәндәр”, « Адәмнәр”, “Аленький цветочек”, “Золушка”, “Кәрлә - мәктәп баласы”.

Билетларны театр кассаларында һәм рәсми сайтларда сатып алырга мөмкин.

 

*Продолжаются обменные гастроли Татарского государственного театра кукол «Экият» в Уфе и Башкирского государственного театра кукол в Казани.
Обменные гастроли – это добрая традиция, укрепляющая культурные связи между соседними республиками и знакомящая публику с новыми постановками
Башкирский государственный театр кукол открыла гастроли спектаклем «Озеро заколдованного коня» по мотивам башкирского эпоса «Акбузат», в программе также спектакли: «Етем-төлкө» («Лиса-сирота»), волшебная сказка «Аленький цветочек» и «Приключения доктора Айболита и его друзей».
В церемонии открытия гастролей приняли участие заместитель министра культуры Республики Татарстан Дамир Натфуллин, главный режиссер Башкирского государственного театра кукол, заслуженная артистка Российской Федерации, народная артистка Республики Башкортостан Ольга Шарафутдинова и заслуженная артистка Татарстана Татьяна Сорокина.
10 апреля на сцене Башкирского государственного театра кукол состоялось торжественное открытие гастролей театра «Экият». Гостей приветствовал заместитель министра культуры Республики Башкортостан Ринат Гайсин и вручил им Благодарственное письмо министра культуры Республики Башкортостан Амины Шафиковой. Гастроли открылись спектаклем «Старик из деревни Альдермеш» по пьесе Туфана Миннуллина. Театр из Казани привез в Уфу пять спектаклей на татарском и русском языках: «Старик из деревни Альдермеш», «Карлик-школьник», «Люди», «Аленький цветочек» и «Золушка». Гастроли продлятся до 13 апреля.
Билеты можно купить в кассах театров и на официальных сайтах.

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International