2025 елның 26-28 февраль көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын оештырды. Чара «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.
Җыенда Россия Федерациясенең 46 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасыннан барлыгы 900 татар эшмәкәре катнаша. Иң өлкән делегат – Башкортстан Республикасыннан 84 яшьлек Рәфкать Әхмәт улы Фәйзуллин булды, барысы Башкортостаннан 85 делегат катнашты.
Утырыш башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов илнең төрле төбәкләреннән продукция һәм халык кәсепләре товарлары җитештерүчеләрнең күргәзмә-ярминкәсен карады. Экспозициядә хәләл продукция, бизәнү әйберләре, милли кием элементлары, шулай ук МХО зонасында хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итүче иҗтимагый оешмалар күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Очрашуның модераторы - ТР вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы рәисе Васил Шәйхеразыев. Делегатлар фермер хуҗалыкларын һәм бизнес проектларын үстерү, хәйрия эшчәнлеге турында сөйләделәр, шулай ук авыл территорияләрен үстерү тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларга Татарстанга игътибарлары һәм республика белән эшлекле һәм мәдәни элемтәләрне ныгытырга омтылулары өчен рәхмәт белдерде. "Безнең өстенлекле бурычыбыз - туган телебезне, милли гореф-гадәтләребезне, динебезне саклап калу. Бездән башка моның белән беркем дә шөгыльләнмәячәк. Бу эштә дә сез - безнең ышанычлы таянычыбыз. Без сезгә рәхмәтле. Эшкуар буларак, сез башкаларга эш бирәсез, авыл халкына булышасыз, авылларыгызны төзекләндерүдә катнашасыз. Сезнең барлык теләкләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне без эш өчен исәпкә алырбыз. Барыгызга да рәхмәт, алга таба да уңышлар телим!"- диде Татарстан Рәисе.
Пленар утырышта «Бөтенроссия татар авыллары» иҗтимагый оешмасы рәисе Фәнир Гыйльметдин улы Галимов һәм Айгөл Галибаева чыгыш ясады.
-“Бабай утары” этнографик музее Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылындагы комплекс эшчәнлеген камилләштерү җәһәтеннән киләчәккә безнең бурычларыбыз планнарыбыз бик күп–тематик һәм мәдәни фестивальләр уздыру, гастротурлар һәм авыл туризмын оештыру, ял көне турлары географиясен үстерү , - дип планнары белән бүлештеләр.
XIII Бөтенроссия эшмәкәрләре җыены делегатлары Апаста Л.Ф. Зәйнуллина теплица хуҗалы, “Волжские Воды-К” минераль су җитештерү заводы, Әхмәдиева хуҗалы (яшелчәләр үстерү), “Колос” Агрофирмасы, ТР Спорт Министрлыгының олимпия резервы спорт мәктәбе эшчәнлеге белән таныштылар.