Әнгам Атнабаев әдәбиятта үзенчәлекле шигъри тавышы, иҗади үзенчәлеге, дөньяга аерым карашы белән урын алды.
Сәхнәдә Әнгам Атнабайның “Ул кайтты” спектакле яңгырады. Иң көчле драма әсәрләренең берсе "Ул кайтты" спектакле озак еллар инде театр сәхнәсендә зур уңыш белән бара. Патриотик темасы белән ул Ватанны саклаучылар көненә багышланды.
Спектакль алдыннан - басмага әзерләгән редактор Динә Морзакаева һәм Факил Морзакаев туплаган, “Атнабайдан хикмәтле сүз” китабының исем туе үтте.
Билгеле шагыйрьнең бертуган энесе Мәгъдән Атнабаев һәм Башкортстан Республикасының Язучылар берлеге вәкилләре, күренекле шәхесләр чыгыш ясады. Фойеда Әнгам Атнабайның шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады.