21 февраль көнне Уфада Башкортстан Республикасының татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашында "Полилингваль мәдәни берлектә татар телен һәм әдәбиятын укытуда традицион һәм инновацион технологияләр" дип аталган фәнни-методик семинар узды.
Сәламләү сүзләре белән: УФТУ Гуманитар һәм социаль фәннәр институты директоры вазыйфасын башкаручы Рафаэль Газизов, Башкортстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры урынбасары Әлфия Галиева, Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы даими вәкиле Илсур Ихсанов, РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе» төбәк-иҗтимагый оешмасы советы рәисе Римма Үтәшева чыгыш ясадылар.
Семинарда Башкортстанның яңарышлы педагогик алымнары белән дан казанган тәҗрибәле татар теле һәм әдәбияты укытучылары; Уфа университеты Гуманитар һәм социаль фәннәр институтының «Татар теле һәм әдәбияты, рус теле» юнәлеше студентлары, Башкортстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 11 сыйныф укучылары, татар теле һәм олимпиадасы җиңүчеләре катнашты.
Чараның тантаналы өлешендә доцент Зарипова Ильмира Фәрһат кызы «Башкортстан Республикасының мәгариф алдынгысы» күкрәк билгесе белән бүләкләнде, «Филология» юнәлешенең «Тел һәм мәдәниятара коммуникация» программасын тәмамлаучы магистрларга белем алуларын дәлилләүче дипломнар тапшырылды, Башкортстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 9-11 сыйныф укучылары арасында узган татар теле һәм әдәбиятыннан республика дистанцион олимпиадасында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү узды.